Фотожурналист Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан.
Заманында бөтен Башкортстанга киң билгеле бу җиде шәхескә СССР Югары Советы Президиумының 1981 елның февраль һәм мартындагы указлары белән “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. Аларга “Урак һәм чүкеч” алтын медальләрен һәм Ленин орденнарын 18 мартта республикабыз җитәкчесе Мидхәт Шакиров тапшыра. Әйдәгез, ул Геройларны янә искә алып үтик. (Фотода сулдан уңга).
Федор Иванович Машкин. 1930 елның 19 мартында Дәүләкән районының Шестопаловка авылында туган. 1952 елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Уфа районының “Шемәк” совхозында зоотехник булып хезмәт юлын башлый. Бер елдан аны БАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының кадрлар әзерләү идарәсенә методист итеп алалар. 1954-56 елларда ул – ВЛКСМ өлкә комитетының авыл яшьләре белән эшләү бүлеге мөдире. 1956 елда КПСС өлкә комитетына эшкә үрләтәләр: анда авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары була.
Ф. Машкин 1965 елда КПССның Стәрлетамак район комитетының беренче секретаре итеп сайлана һәм 1991 елда лаеклы ялга киткәнче шушы вазыйфаны башкара. Таләпчән һәм принципиаль җитәкче шушы чирек гасыр дәвамында районны социаль-икътисади үстерүгә гаять зур өлеш кертә. Аның башлангычы белән басу культураларының уңышын, терлекчелекнең продуктлылыгын күтәрүгә, файдаланылмаган резервларны эшкә җигүгә юнәлтелгән алдынгы технологияләр актив кертелә. Барлык төп күрсәткечләр буенча да район республикада иң алдынгылар сафында бара.
Федор Машкин 1963-95 елларда (32 ел буе!) БАССР Югары Советы депутаты буларак та гаять күп эшләр башкара. Ул икешәр тапкыр Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, бер тапкыр Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнә.
2002 елның 6 мартында якты дөньядан киткән Федор Иванович исеме белән авыл хуҗалыгы кооперативы, Түрешле авылында урам аталган. Рощинский авылында аңа һәйкәл куелган.
Николай Моисеевич Никитин 1926 елның 19 декабрендә Авыргазы районының Манеево авылында туган. 1941 елда Мәсәйле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң үз авылларында хат ташучы булып эшли. 1943 елда Кызыл Армия сафына алына, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1948 елга кадәр әле ул хәрби хезмәтен дәвам итә. Манеевога кайтып күренү белән аны бригадир итеп тәгаенлиләр, авылдашлары 22 яшьлек егеткә беренче тапкыр зурлап “Николай Моисеевич” дип эндәшә. Бригаданың, авыл кешеләренең мохтаҗлыклары, нужалары кичәге солдат Никитин җилкәсенә күчеп утыра. Сугыш башланганнан бирле – җиде ел инде! – басулар рәтләп сөрелмәгән, ферма каралтыларын, йорт-кураларны төзек хәлдә тотарлык көч тә калмаган авылда. Никитин һәр колхозчының йортына кереп, хәл-әхвәлләре белән таныша, беренче чиратта аларга нинди ярдәм кирәклеген ачыклый, өметләндергеч сүзләр әйтә. Сүнеп барган учакка җил өргән сыман, авыл җанланып китә. Сугыштан кайткан ирләр, үсмер малайлар ат җигеп сабан сөрергә чыга, әби-сәби, кыз-кыркын чәчүлекләрне утау белән мәшгуль була, берничә ир урманда агач кисеп, мал абзарларын рәткә китерергә тотына.
“Ни чыкса шул Никитиннан чыга!” – ди торганнар иде заманында Авыргазыда. Мул уңыш алыйм дисәң, җирне даими ашлап торырга кирәк. Мичурин исемендәге колхозның ишле мал асралучы фермалары тирәсендәге тирес тә басуга ташылып бетә, минераль ашламалар да җитәрлек кайтарыла. Ә барыбер җитми. Бер җыелышта Николай Моисеевич шундый фикер әйтеп ташлый: “Һәркайсыбызның шәхси ихатасында тирес өемнәре бар. Үз бакчаларыбыздан арттырып, бер-ике ел колхозга да өлеш чыгарыйк!” Халык бер мизгелгә өнсез кала да бригадирның сүзенә дәррәү каршы чыга. Никитинның чыгышы һөҗүмчәнрәк була бара: “Колхоз һәр сораган кешегә бүрәнә, такта, шифер бирә, утыннан, брикеттан өзми, әле урамнарга су колонкалары куярга йөрибез. Тормышыгыз мул. Болар өчен бер-ике еллык тиресегез бер дә артык булмас, саранланмагыз!” – ди.
Халык ризалаша, барыбер бригадир әйткәнчә килеп чыга. Бригада ул дәвердә, җитмешенче еллар уртасында, һәр гектардан 38 центнер ашлык, 323 центнер шикәр чөгендере үстереп ала.
Берөзлексез 41 ел буе бригадир булган Николай Никитин, Герой исеме бирелүдән тыш, өч Ленин ордены, “Ватан сугышы”, Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнә. Ул 2008 елның 14 октябрендә вафат булды.
Сәгыйдә Хашим кызы Мөхәммәтдинова 1931 елның 25 сентябрендә Белорет районының Зөяк авылында туган. ФЗО тәмамлаганнан соң хезмәт юлын 1947 елда Белорет металлургия комбинатында канат (металл аркан) ишүче булып башлый. Кыска гына вакыт эчендә үз һөнәрен камилләштереп, эштә елдан-ел югарырак күрсәткечләргә ирешә бара, көндәлек нормасын 110 проценттан да ким үтәми. Берьюлы күп станок хезмәтләндерү турындагы башлангычка тәүгеләрдән булып кушыла һәм нормадагы 3 урынына 8-10 машинада эшли. Унынчы бишьеллыкта (1976-80) җиде еллык норма үти. Ул җитештергән продукция һәрчак югары сыйфатлы була.
Сәгыйдә Хашим кызы керткән дүрт рационализаторлык тәкъдиме продукция җитештерүне камилләштерү, эш шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. Үз һөнәре серләренә ул дистәләрчә яшь белгечне өйрәтә. 1984 елда Белореттагы 25нче урта һөнәрчелек-техник училищесына хезмәткә өйрәтү мастеры булып күчә, ике елдан лаеклы ялга китә. Ике Ленин ордены, Октябрь революциясе һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. С. Х. Мөхәммәтдинова – республикабызда “БАССРның атказанган металлургы” дигән мактаулы исем йөртүче бердәнбер хатын-кыз. Белореттагы 25нче лицей диварына Герой хөрмәтенә мемориаль тактаташ куелган.
Евгений Васильевич Столяров 1922 елның 22 февралендә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туган. Хезмәт юлын 1940 елда Туймазы районының “Ленин юлы” гәзите әдәби хезмәткәре булып башлый. 1940-47 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыклары өчен ике “Кызыл йолдыз” һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Уфа нефть институтын тәмамлый. 1952-56 елларда – Күлтүбә бораулау конторасының өлкән инженеры, бүлек җитәкчесе, разведка начальнигы, производство-техник бүлек начальнигы урынбасары, 1956-70 елларда – “Башвостокнефтеразведка” трестының Калтасы бораулау конторасы начальнигы, арытабангы ике елда – “Башнефть”нең генеральный директоры.
Югары квалификацияле белгеч буларак, Е. В. Столяров республикада яңа нефть ятышларын ачуда һәм үзләштерүдә турыдан-туры катнаша. Берләшмәдә аның актив катнашлыгында технологияне арытаба камилләштерү буенча зур эшләр алып барыла, катламнарның нефть бирүен арттыруга, промысел һәм бораулау җиһазларын нәтиҗәлерәк файдалануга юнәлтелгән сәнәгать экспериментлары үткәрелә. Болар барысы да “Башнефть” берләшмәсенә эш күрсәткечләрен даими яхшыртырга, дәүләт план һәм заданиеләрен үтәргә мөмкинлек бирә.
Евгений Столяровның фронттагы батырлыклары өчен бирелгән өч ордены янәшәсенә Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары өстәлә. Ул 1971-75 елларда БАССР, 1975-85 елларда РСФСР Югары Советлары депутаты була, аңа “БАССРның атказанган нефтьчесе”, “СССРның почетлы нефтьчесе” исемнәре бирелә. Е. В. Столяров 1985 елда нибары 63 яшендә якты дөньядан китте.
Әмир Мирас улы Истамгулов 1931 елның 5 июнендә Әбҗәлил районының Ярлыкап авылында туган. 1946 елда “Красная Башкирия” совхозының Самар бүлекчәсе эшчесе булып хезмәт юлын башлый. Совхозда оештырылган курсларда укып чыкканнан соң 1949 елда басуларга тракторчы-машинист буларак чыга. Ул комбайнда ашлык та суктыра. “К-700” тракторында җир сөрүдә Әбҗәлил районында беренче, республикада икенче урын ала. Ленин, Октябрь революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.
Фәнүз Фәиз улы Фәизов 1938 елның 22 июнендә Мишкә районының Кыйгазытамак авылында туган. 1952 елдан Караидел леспромхозы тракторчысы булып эшли башлый. Бөре бораулау эшләре идарәсенең укыту-өйрәтү комбинатында бораулаучылар курсларын тәмамлагач, “Башвостокнефтеразведка” трестының Калтасы бораулау конторасында слесарь булып эшли. 1995 елда лаеклы ялга чыкканчы “Башнефть” берләшмәсе Краснохолм бораулау эшләре идарәсенең бораулаучылар бригадиры була. Югары хезмәт казанышлары өчен ике Ленин ордены һәм “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Ф. Фәизов 2009 елның 15 ноябрендә арабыздан китте.
Әхсән Шәрип улы Шәрипов 1927 елның 17 августында Балтач районының Чишмә авылында туган. Хезмәт юлын 1941 елда “Искра” колхозында хисапчы булып башлый. 1952 елда Куйбышев юридик мәктәбен тәмамлаганнан соң 1959 елга кадәр Кыйгы район суды судьясы булып эшли, шул еллар эчендә Мәскәү юридик институтын читтән торып укып тәмамлый. 1959 елда Кыйгы районының Калинин исемендәге колхозы рәисе итеп сайлана.
Ә. Шәриповның шушы вазыйфада 28 ел эшләве чорында колхоз игенчелектә дә, терлекчелектә дә зур уңышларга ирешә. Производство һәм социаль-мәдәни объектлар җитез темплар белән күтәрелә. Колхоз ярдәмендә һәр елны 20-25 йорт төзелә. Хуҗалыкта кадрларга кытлык булмый.
Ә. Шәрипов БАССРның ике чакырылыш Югары Советы депутаты була. Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнә. Вафаты 2004 елның 14 мартында.
Фәрит Фаткуллин.