+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 ноябрь 2020, 08:10

Бер сәгать аерма белән киткәннәр...

63 ел бергә яшәгән пар икесе бер көнне коронавирустан дөнья куйган.

63 ел бергә яшәгән пар икесе бер көнне коронавирустан дөнья куйган.

Итальянлылар Винченцо һәм Ольга Молино икесе бер көнне коронавирустан вафат булган. Бу хакта “l ' Eco di Bergamo” басмасы яза.

Миланда яшәүче бу пар сентябрь азагында бергә яшәүләренең 63 еллыгын билгеләп үткән. Оныклары сөйләвенчә, аларның берсенә – 82, икенчесенә 83 яшь булган. Пенсионерлар аяусыз авыру белән ун көн тирәсе чирләгән. Температуралары югары булуга карамастан, картлар табиб килүен көтеп алалмаган.

Аларның икесен дә 11 ноябрьдә авыр хәлдә Монцы шәһәре дәваханәсенә китергәннәр. Ашыгыч ярдәм килер алдыннан канны кислород белән туендыру дәрәҗәсен үлчәгәннәр. Бабайныкы — 68, әбекәйнеке 86 процент булган.

Узган якшәмбедә бәхетле гомер кичергән пар бер сәгать аерма белән якты дөньядан киткән.

Фото:einsteinperspectives.com
Читайте нас