Закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
2021 елдан башлап Русиядә эш бирүчеләр хезмәткәрләргә “больничный” түләүдән туктаячак. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тиешле закон проектын эшли.
Ведомство эшләгән төзәтмәләр нигезендә, эш бирүчеләрдән хезмәткәрләргә больничный яисә декрет акчаларын түләү бурычы алыначак. Бу җаваплылыкны Социаль страховкалау фонды үз өстенә алачагын күздә тота.
Хәзер компанияләрдә бухгалтерлар больничныйларның исәп-хисапларын алып бармаячак. Аларның вазыйфаларына кирәкле барлык документларны Социаль страховкалау фондына тапшыру йөкләнә.
Хәзерге вакытта мондый тәҗрибә илнең кайбер төбәкләрендә сынала. 2021 елның 1 гыйнварыннан төзәтмәләр бөтен ил территориясендә закон көченә керергә тиеш.
Фото:habarov.today