+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 ноябрь 2020, 08:20

Хыянәт, акчасызлык, ялгызлык...

Коронавирус таралу тагын нинди проблемаларны арттырган?

Коронавирус таралу тагын нинди проблемаларны арттырган?
Психологлар коронавирус аркасында барлыкка килгән төп 10 проблеманы билгеләгән. Менә алар.
1. "Еш әрләшәбез. Аерылышырга булдык". Ир белән хатын озак вакыт өйдә бергә булуы элекке проблемаларны да өскә чыгара.
2. "Таныштык, әмма күрешә алмыйбыз". Пандемия аркасында күпләр танышу сайтына керә, чит ил кешеләре белән дә аралаша. Билгеле, алар бирегә килергә дә уйламый. Нәтиҗәдә, кызлар алар белән бушка вакытын Интернетта уздыра.
3. Эшсез калу. Коронавирус аркасында күпләрнең эшсез калуы, ә бу, үз чиратында, башка проблемаларга китерүен көн саен диярлек ишетәбез.
4. Артык гәүдә авырлыгы җыю. Кеше бер-берсе белән аралашмый, төрле күңел ачу җирләренә йөрми. Ә "бәхет гормоны" һәркемгә кирәк. Менә шуны суыткычтан эзли дә инде ул.
5. Хыянәт. Кешеләр монда да әлеге вирусны гаепли. Әмма гаиләдәге проблемалар элек үк булган, аны күрмәгәннәр генә.
6. Керемнәрне арттыру мөмкинлеге юк. Күпләр авыруга кадәр зур планнар белән яшәсә, хәзер бу хыялларның буш булуы аңлашылды.
7. Ялгызлык. Сүз гаиләле кешеләр турында түгел. Күпме кеше ялгыз яши! Алар үз-үзләренә бикләнергә мәҗбүр булды.
8. Артык аралашу. Бу да проблема. Коронавирус тарала башлагач, без якыннарыбыз белән ешрак аралаша башладык. Ә кешегә вакыты белән ялгыз калу да кирәк.
9. Авыру. Берәүләр моның белән авырса, икенчеләр чирләми дә куркып яши. Дәваханәдә яткан якыннар өчен борчылу да психикага зыян китерә.
10. "Эштә яну". Табиблар, укытучылар һәм башка кайбер белгечләр эштән арына алмый. Кешегә ял кирәклеген онытырга ярамый.
Фото: mk-mary.ru
Читайте нас