Бу хәл Уфада булган. Кичә Уфада җитди авария булган.
Инцидент Индустриаль шоссе буенча торак йорттан ерак түгел теркәлгән. Билгеле булганча, юл-транспорт һәлакәтендә кечкенә бала зыян күргән. "ВАЗ-2112" машинасының 24 яшьлек шоферы Трамвай урамы ягыннан Сельская Богородская урамы ягына таба хәрәкәт иткән. Борылышта егет "ГАЗ-2707" машинасы белән бәрелешкән.
Уфа Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, авариядә "ВАЗ-2112" пассажирлары зыян күргән, алар - 56 яшьлек хатын-кыз һәм 9 айлык бала. Аларга медицина ярдәме кирәк булган.
Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.