Баймактагы иң төп авылларның берсе Уралда капиталь ремонттан соң күпер ачылды.
Бу хакта "Бәйләнештә" социаль челтәрендәге сәхифәсендә район хакимияте башлыгы Фәнис Әминев белдерде.
"Бүген безнең Урал халкы куаныч кичерә: капиталь ремонттан соң авылга кергән юлда күпер ачылды. Ел саен диярлек язгы ташкын вакытында авыл халкы күперсез кала иде. Төзүчеләрнең тырышлыгы, авыл халкының ярдәме белән биредә яңа күпер барлыкка килде.
Быел, шулай ук, Темәстә Сакмар һәм Шырды елгалары аша салынган күперләр ремонтланды, Йомаш, Сәйгафәр авылларында да шушындый корылмалар төзелә. Киләсе елда да бу җәһәттән эшләр алып барылачак".
Без дә Урал авылы халкының шатлыгын уртаклашабыз, яңа күпернең озак еллар хезмәт итүен телибез!
Фото: Дмитрий Фадеев.