+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 ноябрь 2020, 13:16

Коронавирус пандемиясен вакцина туктата алмаячак?!

Менә вакцина кадый башласалар, ниһаять, иркен сулыш алырбыз, акрынлап бу коронавирус дигән афәттән котылырбыз дигән өметебезне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы белдерүе бер мизгелдә юкка чыгарамыни инде? Аның әйтүенчә, кешелекне вакцина кадау гына COVID-19 пандемиясеннән арындыра алмаячак.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы ассызыклавынча, вирус белән комплекслы көрәш алып бару гына нәтиҗә бирәчәк.
Ковидтан котылу өчен теләгән кешеләргә генә түгел, барлык халыкка вакцина кадау таләп ителә.
Моннан тыш, тулы изоляция чарасыннан башка көрәш нәтиҗә бирмәячәк.
Һәркайда халыкны ковидка тест ярдәмендә тикшерү киң җәелдерелергә тиеш.
Инфекция йоктырганнар һәм алар белән элемтәдә булганнар өчен тулы изоляция каралуы зарур.
Әлеге таләпләргә өстән генә караганда, куркыныч вирусны җиңүгә өмет юк, ди белгеч.
Шул ук вакытта ул вакцинаның беренче партияләре медицина хезмәткәрләре, өлкән яшьтәгеләр һәм хәвеф төркемендә булган башка кешеләргә кадала башлаячагын әйткән.

Фото: ru.freepik.com
Читайте нас