+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 ноябрь 2020, 13:15

Үзәк эшне гадиләштерәчәк

Уфада Республика белән идарә итү үзәге эшли башлады. Башкортстан халык мөрәҗәгатьләре белән оператив эшләү буенча Мәскәү өлкәсенең уңай тәҗрибәсен гамәлгә ашыручы төбәкләрнең берсенә әверелде.

Уфада Республика белән идарә итү үзәге эшли башлады. Башкортстан халык мөрәҗәгатьләре белән оператив эшләү буенча Мәскәү өлкәсенең уңай тәҗрибәсен гамәлгә ашыручы төбәкләрнең берсенә әверелде.
Республика белән идарә итү үзәге – бердәм санлы платформа, анда төбәкнең барлык тормыш эшчәнлеге өлкәләре дә тәкъдим ителәчәк. Аның нигезен Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы әзерләгән мәгълүмат системалары тәшкил итәчәк. Системаларның бер өлеше актив кулланылада инде. Алар – каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны анализлау, юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системалары һәм башкалар.
Яңа структура эшенең төп принцибы – кешеләргә якын булу, аларның проблемалары турында белү һәм тиз арада хәл итү. Үзәк өч блоктан тора – социаль коммуникацияләр, мәгълүмати һәм икътисади аналитика.
Социаль коммуникацияләр блогы республика халкы мөрәҗәгатьләре белән эшләүне, кире элемтә булдыруны, проблеманы ачыклауны һәм аларны бетерүне тәэмин итә. Аның нигезе –Башкортстанда 2018 елның октябреннән эшләп килүче “Инцидент менеджмент” системасы.
Үзәкнең илнең башка субъектларындагы шундый ук структуралардан төп аермасы – икътисади аналитика блогы булу. Аның бурычлары арасында – халык белдергән теге яки бу проблеманы хәл иткәндә икътисади максатка ярашлылыкка анализ ясау һәм кирәк булган очракта бюджетка төзәтмәләр кертү, шулай ук төбәккә ресурслар җәлеп итү һәм аның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру.
Өченче блок, мәгълүмати, ул власть органнары һәм муниципалитетлар эше турында мәгълүмат, шулай ук, Башкортстанны үстерү мәсьәләләре буенча карарлар кабул итүгә кешеләрне җәлеп итү өчен җавап бирә.
Беренче этапта Республика белән идарә итү үзәге төбәк Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе нигезендә эшләячәк. Арытаба ул республика йортыннан ерак түгел төзеләчәк аерым бинага күчәчәк.
Мәгълүм булуынча, шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Премьер-министр Андрей Назаров Республика белән идарә итү үзәген техник эшләтеп җибәрү мәсьәләсе буенча төбәк Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырган иде.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас