+26 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Ноября 2020, 09:20

Башың исән булсын, Саша!..

Ике атна элек сатып алынган машинадан тимер өеме генә калган...

Ике атна элек сатып алынган машинадан тимер өеме генә калган...

Кичә, 19 ноябрь иртәсендә, Владивостокта шаккатыргыч хәл булган. "Nissan X-Trail" автомобиленә тугыз катлы йорт түбәсеннән бетон плитә килеп төшкән.

Күзәтү камерасы төшергән видеоязмадан күренүенчә, бу вакытта машина хуҗасы янәшәдә автомобиленнән кар чистартып торган. Аннары ул өскә таба карый һәм читкә сикерә, ә бер секундтан автомобильне олы плитә изә.

“360” телеканалы хәбәр итүенчә, Александр исемле бу кеше автомобильне 600 мең сумга ике атна элек кенә сатып алган, әле рәсмиләштерергә дә өлгермәгән. Ир зыянны компенсацияләү таләбе белән судка мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Приморье крае прокуратурасы бу хәлгә бәйле рәвештә тикшерү башлаган. Якынча мәгълүматларга караганда, машина өстенә вентиляция шахтасы элементы төшкән.

Шул ук вакытта Интернеттан файдаланучылар Александрны икенче "туган көне" белән котлый һәм машинаны ремонтларга акча җыя башлаган.

Иң мөһиме - башың исән булсын, Саша!
Фото:esquire.ru
Читайте нас