+19 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Ноября 2020, 07:25

Бу бина - революция яшьтәше...

Әле күптән түгел генә авария хәлендәге бинада Балалар сәнгать мәктәбе урнашкан булган.

Әле күптән түгел генә авария хәлендәге бинада Балалар сәнгать мәктәбе урнашкан булган.
Шартлар, йомшак кына әйткәндә, бик яхшылардан булмаган. Түшәмнән гел су үткән, кышын кабинетларда салкыннан калтырап утырганнар, бәдрәф бөтенләй урамда урнашкан. Бу бина – революция яшьтәше. Куергазы районының Ермолаево поселогында яшәүче балалар биредә тулыканлы шөгыльләнә алмаган.
“Сольфеджиога барган балаларга фортепиано классы аша узарга кирәк иде. Барысы да бер-берсенә комачаулады, әлбәттә. Би­редә фортепианода да, баянда да уйнадылар. Балаларга бу уңайсыз, сыйныфлар салкын, шыксыз иде”, — дип искә ала ата-аналар.
Куергазы районы хакимияте сәнгать мәк­тәбен вакытлыча башка бинага күчереп, реконструкция ясарга булган. Әмма ремонт-төзелеш эшләре һәм файдалануга тапшыру вакыты озакка сузылган.
“Тулы ремонт былтыр декабрьдә генә тәмамланды. Безгә күзәтчелек органнары документларын һәм укыту алып баруга тиешле лицензия аласы гына калды. Гаризалар вакытында бирелде. Әмма документларны рәсми­ләштерү тагын сузылды”, — ди район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге баш белгече Нурзия Хәй­буллина.
Бу вакытта балаларга һәм педагог­ларга төрле биналар буйлап йөрергә туры килә. Ачылу тантанасын көтә-көтә көтек булган ата-аналар проблема турында социаль челтәрләрдә яза. Аларның мөрәҗәгате игътибарсыз калмый.
Быел мәктәпне ачканнар. Тантана октябрьдә узган. Мәгариф учреж­дениесенә, шулай ук, матди-техник базаны яңартуга республика бюджетыннан 9 миллион сумнан артык акча бүленгән.
“Бездә хәзер сәхнәдә ике яңа рояль тора, без анда ансамбль белән уйный һәм балаларны чыгышларга әзерли алабыз. Музыка теориясе класслары тулысынча җиһазландырылды. Анда яңа мультимедиа җиһазлары урнаштырылды, балаларга шөгыльләнү бик кызыклы”, — ди сәнгать мәктәбе директоры Анна Никитина.
Шулай итеп, берничә ел дәвам иткән зур проблема хәл ителгән. Яңа мәк­тәптә хәзер барлык сыйныфлар да аерым урнашкан. Рәссамнар, музыкантлар һәм биючеләр бер-берсенә комачауламый. Димәк, хәзер районның яшь талантлары өчен иҗади үрләргә ирешүдә бернинди киртә юк.
Читайте нас