+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 ноябрь 2020, 15:30

Депутат ветераннарга ярдәм күрсәтте

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Хөсәенов Уфа халкына азык-төлек ярдәме күрсәтте. Бу инде - парламентарийның волонтерлык эше кысаларында икенче катнашуы. Бу юлы шәһәрнең Совет районыннан 15 ветеран һәм инвалид азык-төлек белән бушлай пакетлар алды.

Өлкәннәргә ярдәм коронавирус инфекциясе пандемиясенең кискенләшүенә бәйле рәвештә таләп ителә. "Бердәм Русия" төбәк бүлеге каршындагы "Безнең хәстәрлек" волонтерлар штабы бу чорда халыкка ярдәм итү буенча өстәмә чаралар күрә. Волонтерлар һәм эшкуарлар сафына депутатлар да кушылды. Салават Хөсәенов үз акчасына азык-төлек сатып алган. Җыелмаларга төрле ярмалар, чәй, шикәр, көнбагыш мае, тушенка, куертылган сөт, печенье һәм башка продуктлар кергән.
"Без нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр янына бардык, чөнки, миңа калса, аларга продуктлар түгел, ә нәкъ менә безнең игътибар бик мөһим. Әлеге тәҗрибәне пандемия чорында гына түгел, алга таба да дәвам итәрбез дип уйлыйм", - диде Салават Хөсәенов.
Ветераннар күрсәтелгән ярдәм өчен депутатка рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, авыр тормыш хәленә тарыган республика халкы ярдәм сорап "Безнең хәстәрлек" волонтерлык штабының төбәк колл-үзәгенә 8-800-201-89-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Фото: Дәүләт җыелышы-Корылтай сайты.
Читайте нас