+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 ноябрь 2020, 07:45

Танышларын урлап, акча таләп иткәннәр

Егетне бикләп тотканнар.

Егетне бикләп тотканнар.
Уфада өч егет кеше урлаган һәм аннан акча таләп иткән. Кичә суд аларга хөкем карары чыгарган. Вакыйга узган елның июнендә булган.
Хөкем ителүчеләр үз танышлары белән исерткеч эчемлекләр эчкән. Табын азагында алар аннан барлык чыгымнарны түләүне таләп иткән. Арытаба алар зыян күрүчене, кесә телефонын тартып алып, фатирга алып килгәннәр һәм кыйнаганнар. Шул рәвешле алар 30 мең сум таләп иткәннәр.
Иртә белән җинаять эше фигурантлары зыян күрүчене башка фатирга күчергән һәм аны, акча эзләү өчен телефон калдырып, бикләп куйганнар. Зыян күрүче полициягә шалтыраткан һәм икенче көнне азат ителгән. Гаепләнүчеләр үз гаебен өлешчә генә таныган. Суд аларны 4 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм иткән.
Фото: LifeJournal.ru
Читайте нас