+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 ноябрь 2020, 07:51

Торак бирәчәкләр

Путин инвалидларга һәм инвалид балалы гаиләләргә торак бирергә кушты.

Путин инвалидларга һәм инвалид балалы гаиләләргә торак бирергә кушты.

Программаны гамәлгә ашыру планын Хөкүмәт 25 декабрьгә кадәр әзерләргә тиеш. 2005 елга кадәр исәпкә баскан инвалидлар һәм инвалид балалы гаиләләр 2025 елга торак алырга тиеш.

Шундый күрсәтмәне Хөкүмәткә Президент Владимир Путин бирде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Хөкүмәт 10 декабрьгә кадәр инвалидларны торак белән тәэмин итүгә юнәлтелгән чараларны «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектына кертергә, ә 25 декабрьгә кадәр программаны гамәлгә ашыруның план-графигын әзерләргә тиеш.

Моннан тыш, Путин 2021 елның 30 мартына кадәр инвалидларны торак белән тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмын формалаштырырга ярдәм итәчәк төзәтмәләр турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Шулай ук Президент Русиядә инвалидларны һәм инвалид балалы гаиләләрне исәпкә алуның бердәм системасын булдыруны йөкләде, алар торак шартларын яхшыртуга аеруча мохтаҗ.

Фото:ТАСС
Читайте нас