+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 ноябрь 2020, 13:35

Өйдән машинада чыгып киткән...

Белоретта сәер шартларда 42 яшьлек Әлфия Даутова югалган.

Белоретта сәер шартларда 42 яшьлек Әлфия Даутова югалган.

Башкортстанның Белорет районы Абзак авылында яшәүче 42 яшьлек Әлфия Даутова югалган.

“Лиза Алерт. Башкортстан” коткару-эзләү отрядында хәбәр итүләренчә, ул 18 ноябрьдә "Рено Сандеро" автомобилендә йорттан чыгып киткән, шул вакыттан бирле аның кайда булуы билгеле түгел.

Әлфиянең билгеләре: буе - 165 см, ябык гәүдәле, кара чәчле, күзләре яшел.
Ачык яшел төстәге кышкы куртка, соры чалбар, ак ботинкалар, соры бәйләнгән башлык кигән булган.

Аның кайдалыгын белүчеләрне 8-917-80-86-808 телефоны буенча Ксениягә шалтыратуларын сорыйлар.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас