21 ноябрь көнне Пензада ике бала боз өстендә уйнап йөргәндә, боз ярылып, су астына киткән. Балаларга ярдәмгә кызның күршесе килгән. Ул кыз баланы тартып чыгарган һәм вакыйга урынына килгән табиблар кулына тапшырган. Ә биш яшьлек малайның гомерен саклап кала алмаганнар. Аның гәүдәсен коткаручылар табып алган.