28 сентябрь көнне югалган 1нче сыйныф укучысы турында кайбер нечкәлекләр билгеле.
Владимир өлкәсендә югалган 7 яшьлек малайның табылуы турында язган идек инде. Беренче сыйныф укучысын эзләүдә коткаручылар, полиция, волонтерлар, хәрбиләр катнашты, хәтта Интерпол да кушылды.
"Тикшерү мәгълүматлары буенча, 28 сентябрь көнне 26 яшьлек ир автомобиль белән Горки авылына килгән. Буа янында малайны күреп, туктаган, аның белән сөйләшеп торган. Шуннан соң баланы автомобильгә көчләп утыртып, алып киткән һәм өендә тоткан", - дип белдерә Русия Тикшерү комитетының киңкүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Светлана Петренко.
Малай яшәгән авылыннан 20 чакрым ераклыкта, Макариха авылы читендәге йортта табылды. Штурм вакытында аны урлаучы Дмитрий Копылов исемле адәм актыгы бала белән сөйләшеп утырган. Оператив мәгълүматларга караганда, ул баланы кыйнамаган, куркытмаган, яхшы ашаткан. Төпкел авылда яшеренгән Дмитрий Копыловны Интерпол каналлары буенча Интернет аша тапканнар.
Ул бирегә берничә ай элек кенә күченгән һәм беренче эш итеп подвалны төзекләндерә башлаган. Подвал бөтен йорт асты буйлап сузыла һәм анда берничә вентиляция торбасы бар. Ир үзе өйдә юк чакта малайны подвалга бикләп киткән. Йортта тәртипсезлек, таркаулык, төзелеш материаллары таралып ята.
Күршеләре аның турында белми дә диярлек. Аның каравы, Суздаль шәһәре читендәге ике катлы йортта яшәүчеләргә Копылов яхшы таныш. Биредә ул Макарихага күчкәнче яши. Элекке күршеләре Диманың психикасы аркасында проблемалары булган, диләр.
Иргә суд-медицина экспертлары бәя бирәчәк. Якын көннәрдә Копыловка чик кую чарасын сайлаячаклар.
Фото:"Лиза Алерт"