Коронавирус йоктыручыларның саны рәсми статистика биргән мәгълүматлардан дистәләрчә тапкыр артык булуы ихтимал! Бу хакта билгеле табиб хәбәр итә.
"Медицина лидеры" үзәгенең баш табибы Евгений Тимаков белдерүенчә, коронавирус падемиясе рәсми чыганаклар чагылдырганнан күпкә тирәнрәк тамыр җибәргән, авыручылар саны дистәләрчә тапкыр артыграк булуы бик ихтимал. Безнең илдә генә түгел, бөтен дөнья буйлап шундый хәл күзәтелә, ди табиб.
Тимаков аңлатуынча, күпчелек халык хәвефле чирне аяк өсте үткәрә, дәваханәгә мөрәҗәгать итми, тестлар да тапшырмый. Шул ук вакытта үз белдегең белән дәвалану бик күңелсез нәтиҗәләргә, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин, чөнки ковид бихисап органнарны зарарлаучы бик мәкерле чир.
Фото: bbc.com