+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 ноябрь 2020, 19:50

Машина баганага барып бәрелгән

Уфада бүген коточкыч авариядә янә кеше гомере өзелгән.

Уфада бүген коточкыч авариядә янә кеше гомере өзелгән.

Бүген сәгать икеләр тирәсендә Уфаның Сипайловская урамында “Планета” сәүдә үзәге янында үлемечле авария очрагы теркәлгән.

49 яшьлек шофер “Nissan Almera” автомобилендә Сипайлово бистәсе ягына таба барган була. Автомобиль “Яндекс такси" буларак теркәлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, шофер идарәне югалта һәм баганага барып бәрелә.

Көчле бәрелүдән автомобиль каршы як полосага чыгып оча. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче каты җәрәхәт ала һәм ашыгыч ярдәм килгәнче үлә.

Урында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли, авариянең хәл-шартлары ачыклана.

Фото: пресс-служба ГИБДД по РБ
Читайте нас