Баланы дәвалауга 16 миллион акча җыелган, әмма аның кирәге калмаган...
Уфадан биш яшьлек Агата Галиуллинага Израиль клиникасында сөяк миен күчереп утыртудан баш тартканнар. Бу хакта аның әнисе Алия хәбәр итә. Агата метахроматик лейкодистрофия белән авырый. Аны ТКМ ярдәмендә генә дәваларга мөмкин.
Шул ук авырудан Агатаның өч яшьлек энесе Радмир да интегә. Бу язда аңа сөяк миен күчереп утырту өчен акча җыйганнар, әмма әти-әнисе аларны Агатага тапшырырга карар кылган, чөнки малай Италиядә геннар терапиясен бушлай узган. Һәм менә хәзер җыелган 16 миллион сумның кызга да кирәге калмаган.
- Ирина Зайдман, Агатаның табибы, балага операция ясауны кешелексез, диде. Тиздән бу авыруны башка төрле дәвалый башларга мөмкиннәр, - дип хәбәр итте кызның әнисе Алия Галиуллина.
16 миллион сумны , Алия сүзләренчә, алар башка авыру балага дәвалануга тапшырачак. Хәзер акча фондта, дәвалануга мохтаҗ баланы фонд вәкилләре үзләре сайлаячак.