+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 ноябрь 2020, 07:40

Йөрәгеңне учына салырдай дуслар кайда?

Уйлап карасаң, өйрәнгән сүзләр бит инде. Бары аларга салынган эчке мәгънә, фәлсәфи фикер, кайсы якка һәм нәрсәгә ишарә ясавы турында уйланырга гына форсат та тапмыйбыз, теләгебез дә, бәлки, шул чамадыр.

Уйлап карасаң, өйрәнгән сүзләр бит инде. Бары аларга салынган эчке мәгънә, фәлсәфи фикер, кайсы якка һәм нәрсәгә ишарә ясавы турында уйланырга гына форсат та тапмыйбыз, теләгебез дә, бәлки, шул чамадыр.
Газиз ана белән баласы арасындагы кан белән бирелгән һәм аң белән ныгытыла торган мөнәсәбәтне иң килешле сүзләр белән эченә салу да мөмкин түгелдер.
Ана сөюе һәм үзенә җан биргән бу кешегә баланың һәрвакыт сүрелмәс ихтирамы, әлбәттә, табигый. Ата белән балалар арасында да без һәрвакыт илтифат итеп бармаган, әмма бу гына аның ихласлыгын шик астына куймаслык бәйләнеш яши.

“Бала — бавыр, дус — тамыр...”

“Юрга менгән юлдашыннан аерылыр, күп яшәгән кордашыннан аерылыр, күп сөйләгән дустыннан аерылыр...” Билгесез берәү әйтеп калдырган шушы фикернең тапкырлыгына хәйран булып, шуның озак яшәүгә һәм күп сөйләүгә кагылганы, чәпкә төзәлгән ук сыман, миңа тиядер дип уйлыйм. Ходай биргән гомерне үткәреп бетми дә чара юк, янә дә сөйли, яза торган һөнәр сайлагач, бу да дусларымның кимүенә сәбәпче булмадымы икән?
Адәм баласы дөньяга күзен вакытлыча гына ача. Чамалы шул арада да, кешеләр арасында көн иткәч, төрле хәлләргә тарыйсың, күңелең яткан кемдер — танышың, вакыт үтү белән дус­тың булып китә. Хәтер калу, читләшү, үке­нечкә каршы, дошманлашу да ерак йөрми. Бу да тормышның бер ягы.
Бу юлларны язып, хисләремне кәгазь битенә төшергәндә бәгъзеләрен — җан дустым дип әйтерлек, башкалар тугры дус булып калган кешеләрнең исеме хәтергә килә. Бу дөнья белән бәхилләшүләреннән соң байтак еллар үтсә дә, чырайлары, килеш-килбәте, гадәтләре һаман күзем алдыннан китми, тавышлары да, кичә генә колагыма чалынгандай, әледән-әле ишетелеп кала.
Раил Илһамов белән Марат Илһамовны, икесе дә, бәлки, Әбҗәлил ягыннан булгангамы икән, туганнар дип исәпләгәннәрен беләм. Әмма аларда фамилияләр генә уртаклыгы. Тормышта исә Раил Мөхетдин улы авыл хуҗалыгы фәненә, аның да агрономия юнә-лешенә, үз фикерле, күп җәһәттән башкаларныкын кабатламаган сүзле галим иде. Яшь-легемнең иң нурлы көннәрен ихлас уртаклашкан дустым белән язмыш мине аңа илле яшь тулыр-тулмастан бәхилләштерде. Марат Әкъсән улы Илһамов исә — күренекле математик һәм механик галим, академик. Америка Кушма Штатлары, Бөек Британия, Кытай Халык Рес­публи­касының университетында һәм гыйльми үзәклә­рендә ихлас мөгамәләгә очраган, аларда хәтта хезмәттәшлек тапкан Марат Илһамов урынында икенче берәү булса, танавын чөеп, безнең ише гадиләрне, ай-һай, исәпкә алыр идеме икән?
Дөнья йөзендә нинди җилләр исәрен, тор-мышыңның кайсы якка авышырын белеп булмый. Көнитешнең һәр мәлендә мин Раил дустымның ипләп кенә җиткергән киңәшләрен күңелемдә ныгыта, сеңдереп әйткән сүзләрен күтәрә килдем. Раил, тегендә китәргә чамасыз кабаланмаса, бүген дә олпат профессор исемен күтәреп йөрер иде. Хәзер исә Уфада яшәгән, эшләгән Илһамовлардан күз алдымда Марат абый гына калды. Мостай ага: “Хәтта ялгызлыгыңны да сөйләргә кеше кирәк”, — ди­гән­дәй, күңелем ятимсерәгән мәлләрдә Марат Әкъсән улына шалтыратам — математика, физика, механика дөньясында йөрсә дә, ул минем, гади генә кешенең, йөрәген нинди хис-ләр тырнаганын аңлый кебек. Шуны сизем­ләмәсәм, зур галим һәм олы кешене бимазалап та тормас идем. Раил Илһамовны югал­тудан авырткан йөрәгемә Марат Илһамовның якынлыгы берникадәр дәва бирә.
Гомумән, нәрсә соң ул “дуслык” дигән тө-шенчә? Ул вакыт үткән саен үзгәреш кичерәме? Шулай була калса, нинди хәл-вакыйгалар йогынтысында? Дуслык — кешеләр арасында дөнья яралганнан бирле килгән тойгымы, әллә аңа элек тә, бүген дә хәҗәт-мәнфәгатьләр үзгәреш кертәме? Хәзер, “Син — миңа, мин — сиңа” дигән канун өстенлек алган заманда, якынлыкка конъюнктура да өстәлмиме? Дуслык, хис буларак, сентиментальлектән арынып, зарури йомыш мәҗбүр иткән элемтә төсен алмыймы? Бу сорауларның азагы күренми кебек.

Дөньяны алып бару үрнәге

Чакмагыш районындагы чая колхоз рәисе, яшь килеш республикада иң яхшы хуҗалык җитәкчеләренең берсе дип танылган, шул арада фәнгә дә юл яра башлаган, мактаулы исемнәргә лаек булып өлгергән адашым Марсель Хуҗин, күренекле икътисадчы-галим, академик Әнәс Мәхмүтов... Алар­ның исем-шәри­фен җепкә тезелгән сыман санап утырудан ни мәгънә? Һәрберсе турында чишелеп сөй-ләмәгәч...
Минем балалык һәм үсмерлек елларым Әбҗәлил районының Казмаш авылында үтте. Биредә армиянең төрле гарнизоннарында хезмәт итеп, әтисе, баһадир гәүдәле, Гражданнар сугышы елларында Василий Иванович Чапаевның рота командиры булган Билалов Рамазан абыйның офицер улы Нуретдин агайга кечкенә йөрәгемне “бирдем”. Нуретдин Рамазан улының артыннан койрык кебек калышмый йөргән малай-шалай арасыннан, нигәдер, мине үз күрде. Үзе дә фронтовик булгач, әтисез үсеп килгән ятим баланы, бәлки, кызгануы да шулай күренгәндер. Бер кайтканында Нуретдин абый мине Суворов училищесына җибәрү өчен район хәрби комиссариатына алып китте. Малайларны тугыз яшьтән генә кабул итә торган училище өчен мин “картайган” булып чыктым. Хәрби мохитнең законы каты — кире бордылар. Әмма шул еллардан соң бик озак Нуретдин абый белән хәбәрләшеп яшәдек.
Улы Владимир белән кызы Светлана урта мәктәпне Германиянең Дрезден шәһәрендә тамамлаган иде. Кан да, җан да тарту шул бул­гандыр: Светлана Уфа медицина институтына килеп керде. Дрезденда мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган кызыкайга картәтисе, әтисе илендә югары белем алу, шәт, авыр булып тоелмагандыр. Гомер бакый хәбәрләшеп торган Нуретдин абыем исә Бөек Ватан сугышы барышында взвод командиры сыйфатында үзе азат итешкән Калининград шәһәрендә яшәргә калды. Танк дивизиясе командиры урынбасары вазыйфасыннан полковник дәрә­җәсендә отставкага чыккан сугышчы абыемны дустым дип атарга, аңлыйсыздыр, һаман базнат итмим, ләкин йөрәктә күптән үз урынын алган тойгыны кая куйыйм соң?
Элекке заманнарда кешеләр ничек якынайган, бер-берсе белән ничек аралашкан икән? Җан дус дип әйтерлек эчкерсез якынлыкка тарихта үзебезнең арада мисаллар бармы? Шушындый уйларым, хәтта шик-шөбһәләрем белән уртаклашыйм әле дип, дистәләрчә еллар уртак уйда, шундый ук фикердә булган яшьтәшем, халык шагыйре Хәсән Назарга шалтыратам. Әттәгенәсе, вак-төяк сырхауларга гына бирешеп бармаган Хәсәнем дәваханәдә ята икән. Ләкин беләбез, какча гәүдәле кешегә зәхмәт бигүк якыная алмый. Шуны раслагандай, телефон аша түбәндәге юлларны яздырды:
Хәтер калды әле сиңа, дускай,
Әллә ниндимен мин бигрәк.
Ахры, үтә якын күргәннәргә
Үтә сизгер була бу йөрәк.
Ә бит дуска гына була барын
Үз исеме белән атарга.
Ятларга бит ихлас ачылып булмый,
Һәм хәтер дә калмый ятларга.
Илленче елларда хакимнәр, галимнәрнең хәвефләнүләрен колакка элмичә, кылганлы далаларында ничәмә гасыр гомер кичергән халыкның ай-ваена карамыйча, шул далаларны сөреп ташларга булды. Көчлегә Тәңре юк, дигән сыман, безнең илдә түрәләрнең генә сү-зе өскә чыга килә. Шул хакыйкатьне раслагандай, Әбҗәлилнең сусыз кола яланында “Урал” дип аталган игенчелек совхозы хасил булды. Чирәм күтәрүгә тоташ илне күтәргәннәр иде бит инде. Әлеге хуҗалыкта да бервакыт егерме милләтнең ул һәм кызлары җыелып китте. Шуны гына әйтәм: совхозда немецлар аерым авыл булып, телләрен онытмый, милли гореф-гадәтләрен ташламый яши, ә иң мөһиме – дөньяны ни рәвешле алып бару, гомум эшне дә ничек башкару үрнәген күрсәтә.

Тормыш яме

Эш шунда: “Урал”, әйткәнемчә, кола яланга килеп урнашты да ул, әмма торак төзүгә дә, башка кирәк-яракка да агачсыз булмый. Совхоз, безнең яктан агач алып, тракторлар белән шуларны үзенә ташыта. Зәһәр кышның бер көнендә өебез янына зур чана таккан “ДТ” тракторы килеп туктады. Кабинасыннан буйчан бер егет сикереп төште. Безгә ул егетне кем җибәргәндер, анысы миңа караңгы, иллә мәгәр тракторчы Сергей Музыка үткән саен бездә туктады. Ак йөзле, зәңгәр күзле, алчак бу егеткә тәмам ияләштек. Юлда соңлап, аңа бездә кунарга туры килсә, тоташ гаиләбез өчен бәйрәм. Әнием, үги әтием Әхмәтҗан Фазлетдин улы һәм Сергей Ефимович ашъяулык тирәсендә озак кына сөйләшеп утыралар. Кәефләнер рәтләре булса, карт яраткан “Биеш”ен сузып җибәрә, Сергей без ишетмәгән-белмәгән җырын башлый...
“Урал” совхозында бихисап милләтләр яшәгәнлеген әйткән идем. Вакыт үткәч, монда катнаш гаиләләр бик күбәеп китте. Безгә күрше Амангилде авылында туып, хуҗалыкта тракторчы булып эшләгән Вафир абый Тайсин, Социалистик Хезмәт Герое, соңыннан интернациональ зур гаилә корып җибәрде, чөнки оланнары урыс, башкорт, немец кызларын килен итеп төшерде.
Ә тракторчы, безнең знакум Сергей Ефимович Музыка, ил таркалгач, чирәм совхозының да рәт-чираты киткәч, “Урал”дагы дөньясын калдырып, үзенең Днепропетровск ягына кайтуны хуп күрде.
Яхшы дусларым байтак булды. Ләкин вакытның иләге, кемнең кемлегенә карап тормыйча, аяусыз сайлый икән. Күпләрен югалттым – “тегендә”ләр, башкалары үзләре күздән дә югалды, күңелдән дә җуелды. Тик әрсезләр генә, синең аңа мөнә­сәбәтеңне күрмәмеш-сизмәмешкә салышып, ничектер күзеңә чалынырга тырыша, тирә-ягыңда урангалавын дәвам итә. Үзенә кирәк чакта гына якынаерга тырышкан адәмнәрне дусларың рәтенә кертү мөмкинме икән?
Минемчә, кеше гомер бакый эчкерсез дуслык, яхшы иптәшлек үрнәкләренә таянып яшәргә тырыша. Язмышыма рәхмәтле булуым шунда: иҗатына һәм шәхсән үзенә мин мө­киббән киткән Мостай абыйның замандашлары вә каләмдәшләре Михаил Дудин, Рәсүл Гамзатов, Елена Николаевская һәм шулар тиңен­дәге башкалар белән хикәят итеп сөй­ләрлек дуслыгының беразын булса да күреп калдым. Ә соң шагыйрьның барлык дөньяга даны таралган геофизик Наил Кәбир улы Юнысов, галим һәм нефть эшкәртүче, Социалистик Хезмәт Герое Гомәр Гариф улы Теләшев белән дуслыгы?!
Адәм балаларын телләр дә, шөгыльләр дә, диннәр дә аермый, алар арасына сәясәт, көн-челлек, хөсет кереп кенә харап итә. Үзем яшь-рәк чакта Мәскәүдә белем алдым. Унике кеше генә сабак алган төркемебездә тугыз милләт вәкиле бар иде: берничә урыс, украин Владимир Ходий, белорус Петр Сидорович, үзбәк Абрай Хәмзәев, мордва Павел Куляшов, осетин Валерий Шанаев... Сәбәп табып, табын янында җыелсак, сүзне һәркем мотлак туган телендә әйтә. Безнең өчен, әйтелгәннең мәгънәсе белән бергә, сүзнең яңгырашы, телнең көе дә мөһим иде. “Дуслык табигать һавасының һәр үзгә­решләренә, эшлекле һәм юньле кешеләр тормыш юлын үткәндәге бөтен чокыр-чакырларга бирешмәстәй ныклы булырга тиеш”. Бу — урыс әдибе, публицисты Александр Иванович Герцен әйтеп калдырган сүз.
Зур һәм ихлас күңелле шагыйребез Абдулхак ага Игебаев очрашкан вакытта: “Һай, энем, әйт, йолдызларның кайсысын алып тоттырыйм? Әллә йөрәгемне учыңа салсам да ризасыңмы?” — дип канатланып китә торган иде. Әй, изге күңелле агаем! Синең зур йөрәгең минем тар гына учка сыя буламы соң инде! Үземнең дә йөрәгемне учына салырдай дусларымны барлаган чакларым еш була, ләкин аларны табу көннән-көн авыррак.

Марсель Котлыгалләмов.
Читайте нас