Бәләбәйдәге “Җырчы чишмәләр” паркында ниләр үзгәрде, ә ниләр шул килеш калды?
Паркта күп нәрсә яңартылды. Буа ярында агач террасалар, уңайлы пляж булдырылды (фотода элек һәм хәзер). Якында гына балалар уен комплексы, “Умка” кышкы йөзүне яратучылар клубы, велопрокат, фудкорт павильоннары. Тартылу үзәкләрен җәяү йөрү юллары берләштерә.
"Бублик-спейс» күпфункцияле иҗади территориянең мәйданы 100 квадрат метр. Аның үзенчәлеге нидә? Ул бик матур! Тышкы стеналары үтәкүренмәле материалдан эшләнгән, парк төрле яктан күренә һәм табигать белән берләшү тойгысы тудыра. “Бублик”ның эчке стеналары агачтан эшләнгән, һава һәм кояш күп. Бу - Башкортстандагы беренче мондый киңлек. Эчке ихаталары, уңайлы ишекләре, күтәрелешләре бар. Биредә күп матур чаралар үтәчәгенә шик юк.
Урман зонасына сукмаклар илтә. Алар гранит валчыклары сибеп эшләнгән.
Ә паркта нәрсә шул килеш калды? Элеккечә, биредә ял итүчеләр, яшьләр, үсмерләр күп. Буада үрдәкләр, ондатралар үзләрен яхшы хис итә. Туй церемонияләре бирегә килеп фотога төшә.
Фото: Шәһәрләрне үстерү институты