Биш көн буе фатирда ялгызы яшәгән малайны дәваханәгә озатканнар.
Биш көн буена фатирда баланы берүзен калдырып киткән хатын соңгы берничә көн эчендә танышында, ә моңа кадәр урамда төн кунып йөргән. Бу хакта Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында бастырылган видеода әйтелә.
Мәскәүдә яшәүче 31 яшьлек хатын соңгы ике көнне танышында уздырган, ә эт белән урамга чыкканда аны тоткарлаганнар. Ул бу вакыт эчендә улының кайда булуы турында белүен әйтә. Ана кеше балага берничә көнгә ашарга калдыруын белдерә. Хатын үз улын яратуы һәм аннан баш тартырга җыенмавы турында да сөйли. Шулай ук ул үзенең гаебен таныган.
"Барысын да төзәтергә телим. Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк... белмим. Берүзем генә калдым. Туганнарсыз. Әти бар, әмма без аның белән күптән аралашмадык", — дип сөйли хатын.
Билгеле булуынча, бала берничә көн буе Мәскәүдә Новоорловская урамында бер фатирда булган. Малайны табып, дәваханәгә илтәләр. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау департаменты хәбәр иткәнчә, баланың яшәү урыны мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәкләр.