+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 ноябрь 2020, 12:09

Әнисен ковид-госпитальгә алып киткәч, улы үз-үзенә кул салган

Әле кайчан гына халык коронавирус инфекциясенең барлыгына ышанып та бетми иде, бүген инде аның атамасыннан ук күпләр дер калтырап тора. Тик паникага бирелү беркайчан да яхшыга китермәве билгеле. Менә шушы көннәрдә 32 яшьлек ир-егет, әнисен ковид-госпитальгә озаткач, үз-үзенә кул салган.

Бу фаҗигале хәл Новосибирск янындагы Новолугово авыл Советы биләмәсендә теркәлгән.
Лаеклы ялдагы әнисе каты авырып киткәч, улы "Ашыгыч ярдәм" чакырткан. Табиблар әбекәйне ковид-госпитальгә алып киткәннәр.
Әнисенең тизрәк савыгып чыгуын телисе урынга, улы паникага бирелгән һәм шул ук көнне үз-үзен үтергән.
Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре мәрхүмнең, әнисен госпитальгә озаткач, спиртлы эчемлек куллануын ачыклаган.
"Шайтан суын" нервыларын тынычландырам дип эчәргә булдымы икән инде бахыр, белмәссең. Тик менә авыр чирле әнисенә никадәр кара кайгы китергәне юньсез улының аракы парлары томалаган аңына барып та җитмәгәндер. Исерткеч эчемлекләрнең беркайчан да яхшыга илтмәве билгеле бит инде.

Фото: kubnews.ru
Читайте нас