+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 ноябрь 2020, 08:10

Сибайда ЗАГС бинасы ремонтлана

ЗАГС бинасы - көчле энергетикалы үзенчәлекле урын. Бу диварларда меңләгән кеше тормышындагы иң төп вакыйгалар була, язмышлар ялгана. Алар бик күп истәлекләр, хис-кичерешләр саклый...

ЗАГС бинасы - көчле энергетикалы үзенчәлекле урын. Бу диварларда меңләгән кеше тормышындагы иң төп вакыйгалар була, язмышлар ялгана. Алар бик күп истәлекләр, хис-кичерешләр саклый...

“Без һәрвакыт горурланган матур бина күптән ремонт таләп итә иде, һәм мин республика җитәкчеләре ярдәме белән бу күпьеллык проблеманы хәл итүебезгә бик шат.

Ремонтның ничек баруын тикшердем һәм эш планнарына кайбер үзгәрешләр керттем. Төзүчеләр түбәләрне алыштыра, диварларны тышлый. Баскычларны төзекләндерәчәкләр, киртәләр куячаклар, яңа асфальт түшәячәкләр. Ихатага керү юлындагы карт куакларны казып алдылар, язын монда эре чыршылар утыртыртачакбыз”, - дип яза “Вконтакте”да Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов.

Фото: “Вконтакте”.
Читайте нас