+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 ноябрь 2020, 12:12

Социаль челтәрләрдә теләсә нәрсә язган өчен - 300 мең сум штраф!

Республикабызның Чишмә районында яшәүче ир-егеткә социаль челтәрләрдәге тәртипсезлеге өчен суд каршына басарга туры килгән. Ул 300 мең сум штрафка тарттырылган.

Республикабызның Чишмә районында яшәүче ир-егеткә социаль челтәрләрдәге тәртипсезлеге өчен суд каршына басарга туры килгән. Ул 300 мең сум штрафка тарттырылган.

Гаепләнүче социаль челтәрләрдә террорчылыкны аклаучы язмалар һәм видеолар урнаштырган.
47 яшьлек ир-егет Сириядәге террористик төркемнәрнең җинаятьләрен хуплап язган. Ә менә Русия хокук саклау органнары хезмәткәрләрен ул юк итәргә өндәгән.
Екатеринбургтагы Үзәк хәрби суд аны 300 мең сумга штрафка тарттырган.

Фото: tvsamara.ru
Читайте нас