+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 ноябрь 2020, 07:35

Ыкка батып үлгәннәр

Аянычлы вакыйга Ярмәкәй районында булган.

Аянычлы вакыйга Ярмәкәй районында булган.

Биредәге «Тарказы – Новотроевка» автомобиль юлының 55нче чакрымында Тарказы авылы янында ВАЗ-2109 автомобиле катнашлыгында һәлакәт булган. Әлеге урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан ике махсус машина һәм шәхси составтан биш кеше җибәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобильнең Ык елгасына килеп төшүе ачыклана. Машинаны елгадан чыгару өчен МАЗ краны җәлеп ителгән.

Автомобильне алганнан соң 4 кеше зыян күрүе билгеле булган (балалар юк), шул исәптән 3 кеше һәлак булган - ике ир һәм бер хатын-кыз. Бер ир амбулатор дәвалануга җибәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре ачыклана. Урында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли.

Фото: Пресс-служба МЧС РБ


Читайте нас