Бүген Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә төбәктәге архив эшен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Соңгы вакытта республика архивлары шактый динамикалы үсә. Архив мәйданнарын арттыру мәсьәләсе системалы рәвештә хәл ителә. Бүген Башкортстан Милли архивының оператив идарәсендә 16 мең квадрат метрдан артык мәйданлы 6 бина бар. Тагын 12 мең квадрат метр муниципаль архивларның мәйданын тәшкил итә. Гомумән алганда, республика буенча фонд саклагычларында 5 миллионнан артык архив эше саклана.
Киңәшмәдә архив эшчәнлегенең фондларны туплау, санлаштыру, матди-техник базаны яхшырту, архив фондының бердәм мәгълүмат системасын гамәлгә кертү, муниципаль архивлар эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү, электрон документларны озак саклауны оештыру белән бәйле мөһим аспектлары каралды.
- Безнең архивларның проблемалары берничә дистә ел җыелган. Хәтта эш озак саклау өчен документлар кабул ителмәүгә кадәр барып җитте. Соңгы берничә елда хәл үзгәрде. Республиканың Милли архивы мәйданнарын ике тапкыр диярлек - 16 мең квадрат метрга кадәр үстерә алдык. Ул югары җитештерүчәнлекле сканерлар һәм визуализаторлар, интерактив һәм башка махсус җайланмалар белән җиһазландырылган, - дип билгеләп үтте Илшат Таҗетдинов. - Берничә кызыклы башлангыч тормышка ашырылды. Милли архивта техниканың соңгы казанышлары буенча тикшеренүчеләр өчен барлык шартлары булган яңа уку залы җиһазландырылган. Пандемия тәмамланганнан соң ул яңадан киң ихтыяҗ белән файдаланылачак.