+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 ноябрь 2020, 05:00

Салават Юлаев һәйкәле кайчан сүтеләчәк?

Уфада Салават Юлаевның һәйкәлен сүтү планлаштырыла. Бу кайчан булыр, билгеле түгел. "Милекче (Уфа шәһәре хакимияте) әле эшләр уздыруны башлау датасы һәм аларны үтәүче билгеләмәгән", - дип хәбәр итте "Башинформ" агентлыгына Мәдәни мирасны саклау идарәсе җитәкчесе Олег Полстовалов.

Уфада Салават Юлаевның һәйкәлен сүтү планлаштырыла. Бу кайчан булыр, билгеле түгел. "Милекче (Уфа шәһәре хакимияте) әле эшләр уздыруны башлау датасы һәм аларны үтәүче билгеләмәгән", - дип хәбәр итте "Башинформ" агентлыгына Мәдәни мирасны саклау идарәсе җитәкчесе Олег Полстовалов.
Аның сүзләренә караганда, алдан инженер-техник тикшерү инде хәзер үк һәйкәлнең торышы авария хәлендә дип бәяләп, ремонт эшләрен ашыгыч үткәрергә кирәк, дип күрсәткән. "Хәзерге вакытта шәһәр хакимияте заказы буенча объектны саклау эшләрен уздыруга фәнни-проект документациясе эшләнә, ул алга таба дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы узарга тиеш. Барлык кирәкле документлар кергәннән һәм килештерелгәннән соң гына Русия Мәдәният министрлыгы мондый эшләрне башкаруга лицензиясе булган оешма һәм заказчы билгеләгән оешма яңадан торгызу эшләрен башлап җибәрергә мөмкин", - дип аңлатты Олег Полстовалов. Шулай ук реставрация процессы үзе ел ярым-ике елга кадәр сузылырга мөмкин, дип өстәде.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк башкала хакимияте милли герой һәйкәлен тиешенчә тотмаган өчен 200 мең сумга штрафка тартылган иде.
Скульптор Фирдант Нуриәхмәтов монументны ашыгыч реставрацияләү кирәклеге турындагы карарны хуплый.
"Реставрация кирәклеге факты инде 10 ел элек билгеле иде. Беренчедән, һәйкәлне берничә тапкыр акрил буявы белән буядылар, бу җимерелүне тизләтте. Анда җөйләр шулкадәр таралган ки, чыпчык очып керергә мөмкин. Эретеп ябыштыру урыны никадәр зуррак ачылса, җимерелүләр дә шулкадәр тирәнрәк бара. Бу, әлбәттә, һава шартлары белән дә бәйле. Яңгырлар, салкыннар, температура үзгәреше - болар барысы да һәйкәл эчендә конденсат җыелуга китерә. Әлбәттә, бу аның торышына да тискәре йогынты ясый", - дип билгеләде ул.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас