+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 ноябрь 2020, 07:20

"Асфальт кайчан салыныр?"

“Куергазы районының Кинҗәбай авылындагы Үзәк урамга яктырткыч­лар куелган, ләкин ут һаман юк".

“Куергазы районының Кинҗәбай авылындагы Үзәк урамга яктырткыч­лар куелган, ләкин ут һаман юк. Юллар белән шундый ук проблема.
Кинҗәбай авылыннан башлап Покровкага кадәр асфальт юк. Шушыларга игътибар булмас микән”, дип язалар социаль челтәрләрдә Куергазы районыннан.
Әлеге мөрәҗәгать “Инцидент” системасы тарафыннан район хаки­мия­тенә җибәрел­гәннән соң шундый эчтәлекле җавап алынган. “Монтажчылар бригадасы “больнич­ный”да булу сәбәпле, Кин­җәбай авы­лының Үзәк урамындагы өч янмаган фонарьны ремонтлау вакыты күче­релде. Аңлавы­гызны үтенә­без.
Кривле – Илюшкино – Яңа Михайловка автомобиль юлын ремонтлауга бәйле шуны хәбәр итәбез: октябрь башында Кривле – Илюшкино аша үткән юл участогы ремонтланды. Асфальтлау зур финанс чыгымнар таләп итә, шуңа күрә калган өлешен 2025 елга кадәр акрынлап ремонтлаячакбыз. Комташ салынган участокны даими тигезләп торабыз. Соңгы тапкыр грейдер 23 октябрьдә үтте”, – дип яза хакимият башлыгы Юлай Ильясов.
Берничә көннән аннан Кинҗәбай авылындагы Үзәк урамда өч фонарь ремонтлануы турында хәбәр килә.
Читайте нас