Яңа ел бәйрәменә Уфаның Ленин исемендәге мәйданда, “Торатау” конгресс-холлы һәм Совет мәйданында - башкала чыршысы, шәһәр районнары хакимиятләре 17 район чыршысы урнаштырачак.
Уфа шәһәренең "Горзеленхоз" оешмасы хезмәткәрләре "Торатау" конгресс-холлы каршындагы мәйданда - пиксельле сыршы, ә 26 ноябрьдә төнлә Ленин исемендәге мәйданда башкала Яңа ел чыршысын урнаштырдылар. Аны республиканың Благовещен районыннан алып кайттылар.
- Яңа елны бәйрәм итүнең төп символының биеклеге - 30 метр, чыршыга 90 яшь. Уфага илтү өчен трал, "КамАЗ," манипулятор, күтәртү краны һәм "Горзеленхоз"ның 3 кешелек эшчеләр бригадасы җәлеп ителде, - дип хәбәр итте оешманың урман хуҗалыгы, төзекләндерү һәм урман-парк эшләре бүлеге башлыгы Максим Щербаков.
Якын көннәрдә чыршыны бизәүгә, боз шәһәрчеге мәйданында төзекләндерүгә һәм иллюминация инсталляцияләре урнаштыруга керешәчәкләр.