+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 ноябрь 2020, 09:10

Үги әтисе белән ачуланышкан...

Стәрлетамакта югалган үсмер турында кайбер нечкәлекләр билгеле.

Стәрлетамакта югалган үсмер турында кайбер нечкәлекләр билгеле.

Стәрлетамакта 14 яшьлек Данил Мәүлеткулов югалуы турында хәбәр иткән идек.
Аның өйдән чыгып киткәненә икенче тәүлек булды. Аның әнисе Лилия сүзләренә караганда, 26 ноябрь кичендә үсмер телефонда утыру сәбәпле, үги әтисе белән ачуланышкан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

"Ирем кесә телефонын тартып алып, телефонда утырганчы, урамда йөрергә киңәш итте. Ул безнең этне — пекинес Шарлоттаны алып, чыгып китте, - ди Лилия Мәүлеткулова. — Кибеттән кайтып, Данил күптән киткәнен белгәч, шунда ук аны эзләргә чыктым. Төнлә полициягә гариза яздым".

Югалган укучының әнисе Данил өйдән беренче тапкыр гына китми, дип хәбәр итә. Гаилә Мәләвездә яшәгәндә, бер ай эчендә малай өеннән өч тапкыр чыгып китә. Тик ул чакта моның сәбәбе билгеле була — аны мәктәптә тышкы кыяфәте һәм кайбер тайпылышлар өчен рәнҗетәләр. Бу юлы аның үз әтисенең туганнарына Салават яки Стерлебаш районына китүе мөмкин.
Фото: Соцсети
Читайте нас