Башкортстан Республикасы халкы тәкъдим иткән 12 иң матур башкорт сүзе билгеле булды.
1 ноябрьдә «Иң матур башкорт сүзе» проекты старт алды, аны «Медиаформат» балалар-үсмерләр үзәге һәм «Телешко» балалар телевидениесе мәктәбе республика Башлыгы грантына гамәлгә ашыра.
Безнең республикадан чыккан халык һәм башкорт телен яратучылар ике атна дәвамында иң матур сүзнең вариантларын тәкъдим иттеләр. Сайтка барлыгы меңнән артык тәкъдим килгән.
Әле халык менә ничек тавыш бирә:
1. Атай - папа
2. Йөрәккәйем - любовь моя, сердечко моё
3. Йән - душа
4. Йәнтөйәк - родной край
5. Ҡот - уют, счастье, жизненная сила, удача
6. Намыҫ - совесть, честь
7. Өмә - обычай взаимопомощи
8. Сабыр - терпеливый, выдержанный
9. Тылсымлы - волшебный, чудный
10. Хыял - мечта
11. Һөйәм - люблю
12. Әсәй – мама
(Сүзләр алфавит тәртибендә урнаштырылган.)
bashslovo.ru сайтында башкорт теленең иң яхшы сүзен сайлау өчен тавыш бирү тулы көчендә бара.
14 декабрьдә, башкорт телен бәйрәм иткән көнне, иң матур сүзнең нинди булуын беләчәкбез.
Сезне тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз!