+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 ноябрь 2020, 08:25

Стәрлетамакта 14 яшьлек үсмер югалган

Үзе белән этен дә алган булган.

Үзе белән этен дә алган булган.

Стәрлетамакта 14 яшьлек Данил Мәүлеткулов югалган. 27 ноябрьдә “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Отклик” эзләү-коткару отряды хәбәр итүенчә, үсмер 26 ноябрьдә өйдән эте белән бергә чыгып киткән, хәзерге вакытта аның кайда булуы турында билгесез.
Үсмернең билгеләре: буе — 170 см, тулы гәүдәле, саргылт кыска чәч.
Көрән бүрек, эче көрән мехлы зәңгәр куртка, зәңгәр чалбар, кара ботинка кигән. Данил күзлек кия.
“Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 8-987-10-601 яки 02 телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйбыз", — дип мөрәҗәгать итә волонтерлар республика халкына.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә үсмерне эзләүләр алып барылуын раслыйлар, туганнарыннан полициягә тиешле гариза кергән.

Фото: группа Отклик, Vk
Читайте нас