+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Ноября 2020, 11:20

13 яшьлек кызың йөкле булса...

Баланың әтисенә дә 18 яшь тулмаган булган...

Баланың әтисенә дә 18 яшь тулмаган булган...
Русиядә яшәүче иң яшь әниләр белән таныштыруны дәвам итәбез.
Аларның берсе - 13 яшьлек Полина Фетисова. Екатеринбургта яшәгән кыз Алексей белән танышканда малайга 13 яшь булган. Ярты ел аралашканнан соң кыз авырга узган. Малайга моның турында әйткәч, булачак әти йөклелекне өзәргә кушкан. Кыз ризалашмаган. Нәтиҗәдә, малай барлык дусларын кызга каршы котырта, әмма кызның йөкле икәнен беркем белми.
Бала туарга бер ай калгач, әнисе кызын кочаклаганда моны сизә. Кыз гәүдәгә болай да тулы булганлыктан, мәктәптә дә искә алмаганнар.
Бәхеткә, кызның ата-анасы аның хәленә бик тиз кергән һәм кызларына һәрвакыт ярдәм иткән. Сабыйның әтисенә дә 18 яшь тулмаган булганлыктан, аның иреген чикләмәгәннәр. Әмма аны полициягә еш чакыралар.
Бүген сабыйны Полина үзе генә тәрбияли, ә әни-әтисе аңа ярдәм итә. Әмма матди яктан яшь әнигә ярдәм итүче юк диярлек. Полина - бүген блогер. Шул рәвешле ул ярыйсы гына акча эшли ала.
Фото: ural.kp.ru
Читайте нас