+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 ноябрь 2020, 15:05

Маньякны өенә кунакка чакырган...

Хатын-кызның гаярьлегенә исең китәрлек...

Хатын-кызның гаярьлегенә исең китәрлек...
Түбән Новгород өлкәсендә 65 яшьлек хатын кич белән эштән кайтканда артыннан кемдер килүен сизеп кала. Көтмәгәндә ир аны тотып ала һәм агачлык ягына өстери башлый.
Аны көчләргә җыенуын аңлап, маньякка “Әйдә минем өйгә керәбез, анда тыныч, җылы, нишләп әле суыкта?” дип әйткән хатын. Бу идея иргә чынлап та ошаган.
Юлда барганда хатын киоскка спиртлы эчемлек алырга керергә туктата ирне. Ир кибеттә сайланган арада хатын полиция чакырта.
Ир җинаять эшләргә җыенуын таный. 38 яшьлек маньяк караклык һәм кеше сәламәтлегенә зыян китерүдә гаепләнеп хөкемгә тарттырылган булган инде.
Фото: superomsk.ru
Читайте нас