20 яшьлек егет гадәти тормыш рәвеше алып бару турында хыяллана.
"Йомшак тукымалар саркомасы". Бүген 20 яшьлек БДАУ студенты Рафаэль Абзалетдинов нәкъ шушы авырудан интегә. Актив, шат күңелле егет, авыру белән көрәшеп, аяксыз калган. Рафаэль, тормышның барлык сынауларына карамастан, боекмый һәм хәтта Паралимпия чемпионы булырга хыяллана. Егет спортны ярата.
- Чираттагы күнекмәләрдән кайтканнан соң аягым авырта башлады. Тарттырганмын дип уйладым. Икенче көнне сызлаулар арткач, табибка күрендем. Ул җылыта торган мазь бирде, - ди егет.
Егетнең аягы бик нык шешкәч, ул янә дәваханәгә бара. Анда ике яра эшли табиблар. Шул вакытта коронавирус инфекциясе тарала башлый һәм егетне өйгә кайтарып җибәрәләр.
"Мин - укытучы, медицинадан ерак кеше. Шулай да улымның ачык яраларын үзем чистартып бәйли идем", - ди аның әнисе Зөлфия.
Бераздан егетне Мәскәүгә җибәрәләр. Табиблар аңа яман шеш авыруы турында әйтә һәм бер аягын кисә.
- Машина белән Мәскәүгә бардык. Безгә һәркем ярдәм итәргә тырышты. Хәтерлим, без юлда чакта хәтта балалардан 4-7 мең сумлап акча күчте. Шулай операциягә акча җыелды, - ди хатын.
Егеткә авыр чагында төшенкелеккә бирелмәскә якыннары, сөйгән кызы, дуслары ярдәм иткән. Бүген исә аңа протез сатып алу өчен акча җыялар. Егет гадәти тормышка кайтырга, Паралимпия чемпионы булырга хыяллана.
Егеткә ярдәм итәргә теләсәгез, Рафаэльнең Саклык банкы картасына акча күчерергә мөмкин. Карта номеры: 4276 0600 1105 3710. Карта иясе - Зөлфия Варисовна А.; 8 (917) 787 38 04 номеры буенча күчерергә дә мөмкин.