Уфада 1 декабрьдә ковид-госпитальдә эшләүче табибларны йөртү акциясе старт алды. Мондый бүләкне "Бердәм Русия"нең туган көнендә партия әгьзалары Зубово бистәсенең йогышлы авырулар үзәге табибларына ясады.
Акциягә беренчеләрдән булып республика Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, “Русия терәге” эшкуарлары һәм башкарма комитет хезмәткәрләре кушылды. Алар үзләренең һәм хезмәт машиналарында табибларны сменага алып баралар, ә кичен аларны кире алып кайтачаклар.
Мәсәлән, машина йөртүчеләр арасында “Бердәм Русия” фракциясе җитәкчесе, Башкортостан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов бар. Тагын ике табибны партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров алып килде.
"Безнең акция медикларның үз мөрәҗәгатьләреннән соң оештырылды. Аларның сүзләренә караганда, шәхси транспорты булмаганнарга эш урынына барып җитү бик авыр, чөнки дәваханә шәһәрдә түгел. Шуңа күрә беренче чиратта нәкъ менә шушы медицина учреждениесендә эшләүчеләргә ярдәм итү турында карар кабул ителде", - дип аңлатты Рөстәм Әхмәдинуров.
Хәзерге вакытта эре такси компанияләре белән акция ковид-госпитальләрдә эшләүче барлык медикларны колачлый алсын өчен сөйләшүләр бара. Беренче көнне 22 бушлай ташу булган. Барлыгы исә Уфа шәһәре хакимияте һәм таксистлар белән берлектә көненә 400гә кадәр рейс планлаштырыла.
Фото: "Бердәм Русия"нең төбәк бүлекчәсе.