1 декабрьдә Башкортстан Башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров гражданнарны онлайн кабул итте. Республика җитәкчесенең халык белән аралашуы ражданнарны кабул итүнең традицион ункөнлеген ачты, ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Күгәрчен районының Йомагуҗа авылында яшәүче, ике бала тәрбияләүче хатын, үзе төзи торган йортка газ кертүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Радий Хәбиров “Бердәм Русия” төбәк башкарма комитеты җитәкчесенә Башкортстан Хөкүмәте белән берлектә бу мәсьәләне өйрәнергә һәм бер атна эчендә тәкъдимнәрен тапшырырга кушты. Республика җитәкчесе шулай ук мөрәҗәгать итүченең йортын газлаштыруга авыр тормыш хәлендә калган халыкка матди ярдәм күрсәтү буенча партия фонды акчалары исәбеннән ярдәм күрсәтергә күрсәтмә бирде.
Уфаның Калинин районында яшәүче һәм дүрт бала тәрбияләүче гаилә бер атна элек йортсыз калган. 24 ноябрьдә аларның йортлары бөтен мал-мөлкәте белән бергә янып беткән. Гаилә республика Башлыгына тиешле ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.
Радий Хәбиров Калинин районы хакимияте башлыгы Сергей Кожевниковка янгыннан зыян күрүчеләр белән очрашырга һәм аларга яңа йорт төзү өчен төзелеш материаллары белән ярдәм итү мөмкинлеген өйрәнергә кушты.