+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 декабрь 2020, 10:30

Артыгын эчкән өчен үтерә язган...

Ир бер-ике рюмкадан артык эчмәскә тиеш булган.

Ир бер-ике рюмкадан артык эчмәскә тиеш булган.
Бөре районындагы фатирларның берсендә гаилә конфликты чак кына фаҗигагә әверелми калган - 43 яшьлек хатын бергә яшәгән 28 яшьлек ирен үзара килешенгәннән күбрәк спиртлы эчемлек эчкән өчен үтерә язган.
1 декабрьдә хатын кунакка киткән һәм иргә бер-ике рюмкадан артык аракы эчмәскә кушкан. Кайтып, ирнең бер шешәне эчеп бетергәнен күргәч, чыгырыннан чыккан һәм егеткә пычак белән суккан. Тегесе дә аңа ташланган, ләкин хатын аның аркасына пычак белән тагын ике тапкыр кадаган.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир хәзер дәваханәдә, ә хатын-кызга "сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.
Фото: orel.kp.ru
Читайте нас