+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 декабрь 2020, 10:00

Өч яшьлек сабый әнисе кулыннан һәлак булган...

Арытаба хатын үз-үзенә дә кул салырга маташкан.

Арытаба хатын үз-үзенә дә кул салырга маташкан.
Кировоградта яшәүче 35 яшьлек Наталья Петунинаны СИЗОга урнаштырганнар. Хатын 3 яшьлек кызын чүкеч белән сугып үтерүдә гаепләнә. Тәүдә хатын-кыз дәваханәдә булган. Биредә ул үз-үзен үтерергә маташкан һәм үзенә җәрәхәтләр ясаган.
Исегезгә төшерәбез: җинаять 16 октябрьдә кылынган. Тикшерү версиясе буенча, хатын кызының башына чүкеч белән берничә тапкыр суккан.
Баланы шикләнелүченең бергә яшәгән ире тапкан. Хатын антидепрессантлар кабул иткән булган. Җинаятькә аның дозасын арттыру китергән булырга мөмкин.
Фото: tagilcity.ru
Читайте нас