+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 декабрь 2020, 19:00

Геройларыбызны беркайчан да онытмыйбыз!

Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар — Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин һәм Хәнәфи Нургалиев истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар — Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин һәм Хәнәфи Нургалиев истәлегенә мемориаль такта ачылды.Бүген, 1 декабрьдә, Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар — Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин һәм Хәнәфи Нургалиев истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы үтте.Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылына Бөтендөнья башкорт корылтае вәкилләре, язучылар, тарихчылар, Хәнәфи Нургалиевның һәм Әхмәтхуҗа Әхмәдуллинның туганнары килгән иде.Хәнәфи Нургали улы Нургалиев —1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераны, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчысы.Бөек Ватан сугышы башлангач, Хәнәфи Нургалиев дивизия командиры генерал-майор Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендәге легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә эләгә.313нче кавполк штабы начальнигы капитан Нургалиев 1942 елның 28 ноябрендә авыр сугышта алган яралардан вафат була. Ул Ростов өлкәсенең Обливск районында, Кызыл авылында җирләнгән.Хәнәфи Нургалиев истәлегенә мемориаль тактаны мәктәп бинасында урнаштырдылар.Әхмәдуллин Әхмәтхуҗа Әхмәдулла улы Яңа Актанышбаш авылында туган, Яңавыл округы буенча СССР Югары Советы – Башкорт АССРыннан Советлар Союзы депутаты, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагы иясе, Кызыл Байрак ордены кавалеры, өлкән сержант.Ул дивизиянең байрагын йөртүче булган. “Дивизиядә Әхмәтхуҗаны белмәгән солдат яки командир юк иде. Аның исеме дивизия елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган. Аны бигрәк тә генерал Шәйморатов хөрмәт итте", — дип хатирәләре белән уртаклашты дивизиянең элекке сәяси бүлеге башлыгы урынбасары Сабир Кадыйров.Дивизиягә килгәнче аның күкрәгендә Кызыл Байрак ордены була. Аны ул Гражданнар сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары өчен алган. 20нче еллар азагында басмачыларны тар-мар иткәндә каһарманлык күрсәтә.Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин беренче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты була. Халыкның аңа карата хөрмәте зур иде. Колхоз рәисе булып эшли, аның колхозы да Краснокама районында алдынгы була. 1941 елда үзе теләп фронтка китә, аны Шәйморатов дивизиясенә җибәрәләр.Башкорт халкының батыр улы Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин генерал Шәйморатов белән бергә сугышта һәлак була. Ул Луганск өлкәсе территориясендә Туганнар каберлегендә җирләнгән.Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин истәлегенә мемориаль тактаны авыл мәдәният йорты бинасында урнаштырдылар.— Без үз геройларыбызны хөрмәтлибез һәм алар турында беркайчан да онытмыйбыз. Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин һәм Хәнәфи Нургалиев — без үрнәк алырга тиешле геройлар. Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 8 меңнән артык кеше киткән. Кызганычка каршы, яртысыннан артыгы туган якларына әйләнеп кайта алмады, мәңгегә яу кырында калды. Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә кеше дә калмады. Әмма аларның батырлыклары мәңгегә безнең йөрәкләрдә, — диде Краснокама районы хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин.Фото: Район хакимияте сайтыннан.
Читайте нас