+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 декабрь 2020, 16:40

Халык контролерлары сәүдә нокталарында хокук бозуларны ачыклады

"Бердәм Русия"нең "Халык контроле" партия проекты активистлары Уфадагы эре челтәр кибетләре һәм кафелары эшчәнлегендә хокук бозуларны ачыклаган. Бүген, 2 декабрьдә, төркем уфалылардан килгән шикаятьләр буенча чыкты.

Әйтик, алдагы көнне сәүдә нокталарының берсендә халык персоналның икмәкне ничек кабул иткәнен күргән: продукция пычрак лоткаларда ята, перчаткасыз эшчеләр товарны киштәләргә сала.
"Уфалылар сүзләренчә, икмәк җирдә дә аунап өлгерә. Һәм болар барысы да кибетләрнең эре челтәрләренең берсендә була. Без кичекмәстән урынга чыгарга булдык. Тикшерү барышында башка хокук бозуларны да күп табылды", - дип сөйләде «Халык контроле» проектының төбәк координаторы, Дәүләт җыелышы депутаты Гөлнур Колсарина.
Комиссия Уфа үзәгендә берничә сәүдә ноктасында булды. Активистлар сүзләренчә, республика Башлыгы указы таләпләре үтәлми. Сатып алучылар, кайбер хезмәткәрләр кебек үк, битлексез йөри.
Контролерлар, кибетләрдән тыш, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә булды. Кафе җитәкчелеге әйтелгән кисәтүләрне якын арада бетерергә вәгъдә итте.
Фото: "Бердәм Русия".
Читайте нас