+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Декабря 2020, 06:31

Уйлары да, эшләре дә күркәм!

Винария белән Рөстәм Муллагалиевлар Борай районы үзәгендә каты көнкүреш калдыкларын аерым җыюны оештырган.Борай район үзәгендә гомер кичерүче шәхси эшкуарлар Винария һәм Рөстәм Муллагалиевлар — заманыбызның алдынгы карашлы шәхесләре. Алар — үз мәнфәгатьләреннән бигрәк, туган төягенең гүзәллеге, табигатенең чисталыгы өчен зур тырышлык куеп хезмәт салучылар. Нәкъ менә әлеге гаилә парының үҗәтлеге, максатчанлыгы нәтиҗәсендә бүген Борай район үзәгендә каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю оештырылган.

Винария белән Рөстәм Муллагалиевлар Борай районы үзәгендә каты көнкүреш калдыкларын аерым җыюны оештырган.Борай район үзәгендә гомер кичерүче шәхси эшкуарлар Винария һәм Рөстәм Муллагалиевлар — заманыбызның алдынгы карашлы шәхесләре. Алар — үз мәнфәгатьләреннән бигрәк, туган төягенең гүзәллеге, табигатенең чисталыгы өчен зур тырышлык куеп хезмәт салучылар. Нәкъ менә әлеге гаилә парының үҗәтлеге, максатчанлыгы нәтиҗәсендә бүген Борай район үзәгендә каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю оештырылган.— Моннан биш ел элек үк мәк­тәпләр ихаталарында батарейкалар җыю эшен оештырган идек, тик бу чара гына бездә канәгать­ләнү тудырмады. Таби­гатебезнең чисталыгын саклау өчен зуррак проектлар кирәк­леген яхшы аңлый идек, — дип уртаклашты Рөстәм Рамил улы. — Рәсми рәвештә каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю эшенә 2019 елның җәеннән җиң сызганып тотындык. Бу проектны тормышка ашыруда хатыным Винария Ришат кызы уң кулым булса, район хакимияте тарафыннан да аңлау, ярдәм таптык.Борайда 13 урында малтабарлар полиэтилен шешәләрне җыю өчен сетка-контейнерлар урнаштырган. Алардан тыш, Муллагалиевлар кәгазь һәм катыргы, пыяла, полипропилен эшләнмәләрдән калдыклар (шампунь шешәләре, савыт-саба, төрле җиһазлар, уенчык ватыклары һәм башкалар) җыю белән шөгыльләнә. Борайда алар­ның каты көнкүреш калдыкларын кабул итү ноктасы да бар. Теләгән кеше бирегә үзе җыйган кәгазь, пыяла әйберләрне яки полипропилен шешәләрне һәм башкасын тапшырып, акча да эшли.— Каты көнкүреш калдыкларын җыю пунктында пресс бар. Аның ярдәмендә тупланган әйберләрне кысып, махсус төргәкләргә бәйли­без. Арытаба аларны машина белән төрлесен төрле якка озатам: мисал өчен, кәгазь һәм катыргыны — Туймазы катыргы-кәгазь комбинатына, полиэтилен һәм полипропилен эшләнмәләрне — Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Самара, Ижевск шәһәрләренә. Анда бу калдыкларга “яңа гомер” бүләк итәләр, ягъни яңа эшләнмәләр ясауда файдаланалар, — ди Рөстәм Рамил улы. — Аена 15 тоннадан артык катыргы, кәгазь җыела. Башка төр икенчел чималның күләме дә аз түгел. Әйткәндәй, шуны да ассызыклыйк: 2019 елның 1 гыйнварыннан закон нигезендә кәгазь һәм катыргыны, икенчел чималның башка төрләрен яндыру, күмү яки башка юл белән юк итү катгый тыела, алар җыелып махсуслашкан пред­приятиеләргә тапшырылырга тиеш.Муллагалиевлар каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча Борай гына түгел, Балтач районы шәхси предприятиеләре белән дә киле­шүләр төзегән, икенчел чималны күрше районнан кулланучылар җәмгыяте җыеп китерә.Винария һәм Рөстәм Муллагалиевлар социаль эшкуарлык белән шөгыльләнә дию һич арттыру булмас, чөнки әлегә каты көнкүреш калдыкларын җыюдан тоемлы табыш алу хакында сүз дә юк. Тик алар үзләренең кирәкле эш башкаруыннан күңел канәгатьлеге таба, дәртләнеп хезмәт сала, киләчәктә табигатьне саклау юнәлешендә яңа проектлар булдыруны күз уңында тота.— Социаль эшкуарлык дигән­нән, ике кечкенә авылда – Алтаю һәм Кушманакта кибетләребез бар. Аларны да, әллә ни табыш китермәсәләр дә, ябасыбыз килми, чөнки бу авылларда күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр яши. Ялгыз әбиләр, бабайлар сөт, икмәк алыр өчен зар-интизар булып яшәмәсен дип, кибетләрне эшләтәбез, — ди алар.Рөстәм Рамил улының тынгысызлыгына, булдыклылыгына таң калырлык: хатыны белән малтабарлык эшен алып барудан тыш, ул Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып хезмәт сала. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә дә аның уңышлары сокланырлык. Оста тренерның тәрбияләнүчеләре республикада гына түгел, ил күләмендә үткәрелүче мәртәбәле ярышларда да даими рәвештә күркәм җиңүләр яулый. Ул җи­тәкләгән баскетбол, футбол, шахмат секция­ләренә балалар бик теләп йөри.Рөстәм Муллагалиевны Борай халкы яхшы фотограф, тамада буларак та белә.Ә быел җәен туган республикабызда эчке туризмны үстерү юнәлешендә дә зур эш башлаган ул: Тиз Танып елгасы буйлап салда сәяхәтләр оештырган.— Борайның табигате искиткеч гүзәл бит ул! — ди ул. — Танып буйларын күргән кеше безнең якларга гомерлеккә гашыйк була. Елга ярыннан табигать белән соклану бер төрле тәэссо­ратлар бирсә, салда елга буйлап йөзгәндә алар тагын да чагурак! Бу проектыбыз да уңышлы гына башланып китте. Җәй буена салыбыздан кеше өзелмәде. Ваныш авылыннан Кузбайга кадәр көне буе дәвам иткән салда йөзү программасын да, өч сәгатьлек Алтаю-Кузбай маршрутын да яше-карты үз итте. Салда елга буйлап йөзеп туйганнан соң, туристларны гүзәл табигать кочагында учакта пешкән тәмле ризыклар, хуш исле үлән чәйләре белән сыйладык. Туган көннәрен һәм башка истәлекле бәйрәмнәрен шушы рәвешле үткәрүчеләр дә булды. Киләсе елга да “Тиз Танып буйлап — салда” проектын дәвам итәрбез, үстерер­без дип ниятлибез.Әңгәмәдәшемнең киләчәктә тюбинг үзәге булдыру хыялы да бар.Муллагалиевларның тату гаи­ләсендә ике бала үсә: уллары Динияр — дүртенче, кызлары Рузалина икенче сыйныфта белем ала. Алар да әти-әнисенә охшап, бик теремек, булдыклы балалар. Динияр спортта матур уңышлар күрсәтсә, Рузалина җыр-биюгә, рәсем төшерүгә маһир. Әти-әниләре белән “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында агач утырту, язгы өмәләр вакытында Танып елгасы ярларын чистартуга да чыга алар.— Балалар – киләчәгебез. Аларда кечкенәдән табигатькә сакчыл караш тәрбияләү без, өлкәннәрнең мөһим бурычы, — ди Рөстәм Рамил улы.
Фото: М.Гыймазетдинова.
Читайте нас