+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 декабрь 2020, 15:45

Фатирыннан кран ярдәмендә чыгарганнар

300 килограмм авырлыктагы ир бер ел өеннән чыга алмый яткан.

300 килограмм авырлыктагы ир бер ел өеннән чыга алмый яткан.Франциядә 300 килограмм авырлыктагы ирне өеннән кран ярдәмендә чыгарырга туры килгән. Бу хакта “АиФ” басмасы яза.Перпиньян шәһәрендә яшәүче ир симерүдән җәфа чиккән. Узган елның җәендә ботын сындырган һәм дәваханәгә бара алмыйча, бер елдан артык өендә яткан. Чөнки тазалыгы аркасында берничек тә урамга чыга алмаган.Шушы вакыт эчендә ул һәм аның адвокаты төрле инстанцияләргә, шул исәптән Франция Эчке эшләр министрлыгына кадәр мөрәҗәгать иткән.Нәтиҗәдә, ирне өйдән чыгару өчен кран чакыртырга туры килгән. Башта ул яшәгән фатир тәрәзәсен киңәйтү өчен фасадны өлешчә җимергәннәр. Аннары махсус контейнерлы күтәрткеч кран чакыртып, ирне җиргә төшергәннәр.Махсус операциягә 50гә якын кеше – табиблар, полиция, янгын сүндерүчеләр һәм чиновниклар җәлеп ителгән. Өйдә яшәүче башка кешеләрне бу вакытта эвакуацияләргә туры килгән.Симерүдән җәфа чигүче ирне, ниһаять, дәваханәгә илткәннәр. Аны артык авырлыктагы кешеләр өчен махсуслаштырылган үзәккә озатачаклар, диелә хәбәрдә.Фото:minval.az
Читайте нас