+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 декабрь 2020, 15:10

Гомерлеккә "утырды"...

Республиканы тетрәндергән җинаять эше тулысынча ачыкланды.

Республиканы тетрәндергән җинаять эше тулысынча ачыкланды.
Бөре шәһәрендә яшәүче ике хатын-кызны үтергән өчен гомерлеккә иреге чикләнде.
Тикшерү ачыклаганча, узган елның кышында хөкем ителгән кеше үзенең 52 яшьлек танышында өендә булган. Ир-ат хатын-кыздан акча сораган, ләкин танышы үтенеченә каршы килгән. Моңа ачуы чыккан ир аны пычак белән чәнчеп үтерә.
Бу вакытта зыян күрүче яшәгән йортның 81 яшьлек хуҗабикәсе кайтып керә. Шаһитларны калдырырга теләмичә, гаепләнүче шулай ук аңа да пычак белән берничә тапкыр кадаган, шуннан соң йортны яндырып качкан.
Өй яна башлагач, гаепләнүче җинаять урынына кире кайта һәм янгынны сүндерергә ярдәм итә башлый, шул рәвешле үзеннән шикны юкка чыгарырга тырыша.
Моңа кадәр дә ул кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган.
Фото: bash.news
Читайте нас