8 яшьлек кыз гаеплеме? Әллә?..
1 декабрьдә Түбән Новгородта фаҗига булган. Фатирда өч өлкән кеше һәм ике бала булган. Торакның хуҗасы һәм аның ике кунагы аш-су бүлмәсендә була, ә 8 яшьлек кыз һәм аның яшь ярымлык энесе - күрше бүлмәдә уйнаганнар.
Көтмәгәндә малай сулыш алалмый башлый һәм куркуыннан кыз бу хакта өлкәннәргә хәбәр итә. Алар ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Ләкин табиблар малайны коткара алмаган.
Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү комитетында һәлак булучының хроник авырулары булуы, үлем азык-төлек массалары тын юлына китүдән килеп чыгуын сөйли. Кыз энесен ашатканда сабыйның тын юлларына азык туплануы ачыкланган.