Бүген, Халыкара волонтерлар көнен каршылап, республиканың Хөкүмәт йортында волонтерларны бүләкләү тантанасы үтте.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин бәйрәм белән тәбрикләде һәм 23 волонтерга Русия Федерациясе Президенты грамоталарын һәм “#МыВместе Бөтенрусия үзара ярдәм акциясен оештыруга риясыз өлеш керткән өчен” истәлекле медальләрен тапшырды.Бүләкләнүчеләр арасында – муниципалитетлардагы волонтерлар штабы җитәкчеләре, “Безнең хәстәрлек” проекты вәкилләре һәм акция партнерлары булган эшкуарлар.Барлыгы республиканың 300дән артык волонтеры медальләр белән бүләкләнүгә тәкъдми ителгән. Эпидемиологик хәлгә бәйле, бүләкләү тантаналары аз төркемнәр белән оештырылып, үтәчәк.