Югыйсә, янгында бер гаилә һәлак булыр иде.5 декабрьдә төнлә Гафури районындагы Аккүл станциясе бистәсендә янгын чыккан.Вакыйга турында хәбәр дежур пультына 1.14 минутта килгән. Урынга гадәттән тыш хәлләр идарәсе көчләре һәм чаралары, Аккүл авыл Советының ирекле янгын сүндерү командасы җибәрелгән.Беренче бүлекчә килеп төшкән вакытта 60 квадрат метр мәйданлы торак йортның януы күзәтелә. Янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.Йортта урнаштырылган янгын извещателенең вакытында эшләве нәтиҗәсендә гаилә уянып, янган йорттан тиз арада чыккан, дип хәбәр итәләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә.Автоном янгын хәбәрчесе былтыр йортта авыл Советы хакимияте тарафыннан «65+» программасы буенча (өлкән кешеләргә) урнаштырылган.Фото: Башинформ