Кичә кич Илеш районында янгын дөрләгән.Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләргә бер катлы агач йортка кунган "кызыл әтәч"кә каршы көрәшергә туры килгән. Өстәвенә, янгын аның бөтен мәйданын – 48 квадрат метрны ялмап алган.Янгынны ярты сәгать эчендә сүндергәннәр. Әмма соңрак бу урында 1946 елгы ирнең җансыз гәүдәсе табыла. Иртә белән тагын бер мәет - 1973 елда туган ирнең гәүдәсе табылган.Фото: Башньюс