#МЫВМЕСТЕ онлайн марафонында «Русия волонтеры» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
4-5 декабрьдә Русиядә Ирекле ярдәмче (волонтер) көне уңаеннан онлайн-форматта МЫВМЕСТЕ марафоны узды.
Марафонның беренче көнендә «Русия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасына керүче «Русия волонтеры» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
«14 яшьтән 17 яшькә кадәр» категориясендә Светлана Якупова «Музей волонтеры» проекты белән җиңүче булды. Нефтекама укучысын шәһәр ветераннары белән очрашу һәм Ветераннар советы эшендә катнашу рухландырган.
«Музей волонтеры» проекты балалар һәм үсмерләрнең тарихи белемен, ватанпәрвәрлекне үстерү һәм Бөек Ватан сугышы турында буыннар хәтерен саклау өчен интерактив музей киңлеген булдыруны күздә тота. Бүләк сыйфатында ул конкурсны оештыручылардан үз идеясен тормышка ашыру өчен 500 мең сум акча алачак.
Фото: Башинформ